Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 70 яшьлек пенсионерга бакчасында мәк үстергән өчен җинаять эше ачканнар

Баулы районында бакчасында мәк үстерүче 70 яшьлек пенсионер хатын-кызга карата җинаять эше ачылган.

“Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлеге хезмәткәрләре Баулы районы эчке эшләр бүлеге участок полициясе хезмәткәрләре белән берлектә оператив мәгълүматны тикшерү барышында шәхси йорт бакчасында наркотиклардан торган үсемлек – мәк үстерү ачыкланган”, – диелә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Полиция хезмәткәрләре бакчада барлыгы 110 мәкнең үсеп утыруын исәпләп чыгарган. Бакча хуҗасы аны үзенең шәхси максатында куллануы өчен үстерүен әйткән. Аңа карата “Наркотик матдәләрдән торчы үсемлекләрне законсыз үстерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: кыргый мәкне юкка чыгармаган өчен – административ җаваплылык, ә үсемлекне махсус үстергән өчен – җинаять җаваплылыгы каралган.


Exit mobile version