Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 27 яшьлек кыз поезд астында калып һәлак булган (ВИДЕО)

Кичә Биектау районында котычкыч фаҗига булган. Кичке унда тимер юлда 27 яшьлек кыз поезд астында калган. Алынган җәрәхәтләрдән кыз шунда ук үлгән дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз поезд килгәнен наушниклар аркасында ишетмәгән. Тикшерүчеләр ул телефон аша сөйләшкән дип фаразлый.

Кызның Нурлат районы, Чулпан авылыннан булуы билгеле. Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.

ВИДЕО


Exit mobile version