Site icon Ватаным Татарстан

Россиядә яшәүчеләргә сәяхәт итү өчен иң кулай 10 илне атап үткәннәр

Ил халкы беренче яртыеллыкта чит илләргә 8,4 миллион тапкыр сәфәр кылган.

Ил халкы беренче яртыеллыкта чит илләргә 8,4 миллион тапкыр сәфәр кылган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 24 процентка күбрәк бу. Россия Туроператорлар ассоциациясе (АТОР) шулай дип хәбәр итә. Белгечләр фикеренчә, кышкы чорда халыкның сәяхәтләргә күпләп ыргылуы коронавирус чикләүләре алына башлауга бәйле.

Быел ял итүчеләрнең иң яраткан илләре арасында Төркия беренчелекне алып тора: туристларыбыз бирегә 1,3 миллион тапкыр сәфәр кылган. Икенче урынга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре чыккан (466 мең сәфәр). Мисыр (429 мең) – өченче, Доминикана (92 мең) – дүртенче, Мальдив (53 мең) – бишенче урында. Алтынчы урынга Израиль (44 мең сәфәр) чыккан. Сербиягә – 41 мең, Венгриягә – 36 мең, Кубага – 35 мең, Катарга – 31 мең тапкыр барганнар.


Exit mobile version