Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда самокатчыларны тәртипкә кертү турында уйлашалар

Татарстан электр самокатлары катнашында юлда куркыныч хәлләр иң күп теркәлгән төбәкләр исемлегенә кергән.

Беренче яртыеллыкта шундый ун очрак булган. Тулаем алганда илдә самокатчыларга бәйле хәтәрләр саны 1,5 тапкыр диярлек арткан. Һәлак булучылар исәбе дә ике тапкыр үскән: 6 үлем-китем очрагы теркәлгән. Хәвеф-хәтәрләр асылда җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле (78,8 проценты). Өчтән бер өлеше – юл аша чыгу урыннарында. Антирейтингта Мәскәү (94 куркыныч очрак), Санкт-Петербург (57), Свердловск өлкәсе (16) алгы урыннарда бара.

Россиядә, шулай ук Татарстанда самокатчыларны ничек тә тәртипкә кертү турында уйлашалар. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының стратегик үсеш идарәсе башлыгы Артур Захарян фикеренчә, арендага алынган самокатларның тизлеген чикләргә, ә җәяүлеләрнең юл аша кичү урыныннан чыгучыларга мобиль кушымтага (самокат шуның аша алып торыла) «юл»ны ябарга кирәк. Республикада ел башыннан бирле электр самокатларында йөрү кагыйдәләрен бозган 735тән артыграк кеше җаваплылыкка тартылган.


Exit mobile version