Site icon Ватаным Татарстан

Поезд астында калган 27 яшьлек кыз турында: “Әти-әнисен юатыр сүзләр табып булмый”

Биектауда поезд астында калган 27 яшьлек кыз Нурлат районы Чулпан авылыныкы булган. Авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов сүзләренчә, Сиринә табиблыкка укыган. Быел ординатураны бетереп, диплом аласы булган.

– Әтисе– мәктәп директорыбыз, әнисе Чулпан участок хастаханәсендә баш табиб. Башкаларга үрнәк гаилә иделәр. Бу хәлгә әле дә ышанып бетеп булмый. Ата-ана өчен бик авыр хәсрәт. Сиринәнең урыны оҗмахта булсын. Әти-әнисенә сабырлык телим, – ди ул

Татарстанда 27 яшьлек кыз поезд астында калып һәлак булган (ВИДЕО)


Exit mobile version