Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре җитәкчеләренең сәяси йогынтысы рейтингында беренче бишлеккә кергән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов июль ае нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре җитәкчеләренең сәяси йогынтысы рейтингында беренче бишлеккә кергән. Исемлекне Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы әзерләгән. Президент «Бик көчле йогынты» категориясендә дүртенче урынга чыккан. Аның уртача баллы 7,19ны тәшкил итә. Рөстәм Миңнехановның июнь рейтингында алтынчы урын алуын искә төшерик.

Июль ае рейтингында җитәкчеләрнең зур федераль чаралар үткәрергә әзерләнү, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, табигать афәтләренең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү кебек эшләре исәпкә алынган.


Exit mobile version