Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда кәрәзле элемтә компаниясендә эшләүче кыз клиентларның шәхси SMS-язышуларын саткан

Туташ хөкем ителгән.

Чаллы шәһәр суды, шәхси язышуларны саткан өчен, кәрәзле элемтә компаниясенең 23 яшьлек хезмәткәрен гаепле дип таныган. Ул шартлы рәвештә сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, туташ элемтә компаниясендә, билгеле бер мәгълүматлар базасына керү хокукы белән, клиентлар сервисы эксперты булып эшләгән. Ул 7 абонентка “хезмәт күрсәткән”: SMS-язышуларны кертеп, шалтыратулар детализациясен чыгарып биргән. Моның өчен 14 мең сум акча алган.
Чаллы шәһәр суды туташны язышу серен бозуда һәм сакланылулы мәгълүматны алуда гаепле дип таныган. Аңа шартлы рәвештә сигез елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.


Exit mobile version