Site icon Ватаным Татарстан

Белгечләр сагызның хәтерне яхшыртуын ачыклаган

Британия психологлары сагыз хәтерне яхшырта, дип ышандыра. Сагыз чәйнәгәндә йөрәк эшчәнлегенең кыскару эшчәнлеге арта, бу исә канга кислород килүне көчәйтә һәм кешенең хәтере яхшыра, ди алар.

Табиблар эчәклекләренә операция ясалган авыруларга сагыз чәйнәргә киңәш итә. Ник дигәндә, япон табиблары сагызның эчәклек эшчәнлеген җайга салырга ярдәм итүен исбатлаган. Эчәклекне дәвалау өчен сагызны көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 15-20 минут дәвамында чәйнәргә киңәш ителә.


Exit mobile version