Site icon Ватаным Татарстан

Алинә Заһитова  Владимир Путиннан интервью алырга теләвен әйтте

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова  Владимир Путиннан интервью алырга теләве турында әйткән. «Журналист буларак кем белән интервью эшләргә телисез?» дигән сорауга ул шулай җавап биргән.

«Ой, белмим… Владимир Владимирович белән! Ә ни өчен юк? Әмма, әлбәттә, әлегә мин моны эшләргә җыенмыйм, минем әле тәҗрибәм җитәрлек түгел», – дип яза «Р-Спорт» Заһитованың сүзләренә сылтама белән.

Алинә Заһитова хәзерге вакытта Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең журналистика факультетында укый.

Алинә Беренче каналдагы «Ледниковый период» тамашасында алып баручы булу һәм коммерцияле боз тамашаларында чыгыш ясау өчен спорт карьерасын туктатып торды.


Exit mobile version