Site icon Ватаным Татарстан

Гидрометеоүзәк әбиләр чуагы булачакмы дигән сорауга җавап бирде

Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый. Мәсәлән, Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, 2013 елда уртача полосада яшәүчеләр әбиләр чуагын күрә алмаган. 

Әмма Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд, Россиянең Европа өлеше территориясендә 2022 елның сентябрендә әбиләр чуагы булачак, дип ышандырды.

Халык календаре буенча, әбиләр чуагы 14 сентябрьдә башлана.


Exit mobile version