Site icon Ватаным Татарстан

Игезәкләр бер үк исемле медик кызларга өйләнгән

Уфадан игезләкләр Илдар һәм Динар Раймановлар бер үк исемле һәм һөнәрләре дә бер булган кызларны кәләш итеп алган. Шунысы кызык: алдан сөйләшмәсәләр дә, никахларын да бер көндә – 10 августа теркәгәннәр.

«Без кечкенәдән бер-беребезгә ошамаска тырыштык. Бала чакта бер төрле киендерсәләр, ризасызлык белдерә идек. Тик төрле шәһәрләрдә булсак та, бер исемле һәм бер үк һөнәре булган кызларны сайлаганбыз», – ди Илдар.

Илдар медицина юлы буйлап киткән, менә җиде ел инде ул ашыгыч медицина ярдәме бригадасында фельдшер булып эшли. Аның сөйгәне — 23 яшьлек Луиза.

Динар Мәскәүдә Бауман исемендәге дәүләт техник университетының филиалын тәмамлаган, анда 10 ел яшәгән, күптән түгел генә Уфага кайткан, эшкуар булып киткән. Булачак хатыны белән ул туганының никахында танышкан. Аның исеме Луиза һәм ул табиб-оториноларинголог булып эшли.

«Илдар белән бер көндә теркәү үткәрергә планлаштырмаган идек, — ди Динар. — Ә безне 40 минут аерма белән бер-бер артлы яздырдылар».

/ye102.ru


Exit mobile version