Site icon Ватаным Татарстан

15 яшьлек укучы кыз яшьтәшеннән бала тапкан

Санкт-Петербургта 15 яшьлек мәктәп укучысы әни булган. Полициягә булган хәл турында җирле бала табу йорты хезмәткәрләре хәбәр иткән, дип хәбәр итә «Невские новости».

Яшүсмер күпмедер вакыт 15 яшьлек егет белән очрашкан. Җенси мөнәсәбәткә балалар үзара ризалык буенча кергән.

Кыз үзенең хәле турында белгәч,  әти-әнисенә дә, баланың әтисенә дә сөйләмәгән. Хәзерге вакытта инцидент шартларын хокук саклаучылар ачыклый. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.


Exit mobile version