Site icon Ватаным Татарстан

Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрен үтергәннәр

14 августта Түбән Кама шәһәрендәге бер йортттагы фатирда ир-ат мәете табыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, хокук саклау органнарына кеше үтерү турында хәбәр килгән.

Шикләнелүче 40 яшьлек җирле кеше җинаять урынында тоткарланган.

Мәрхүм эштән соң кунакка килгән булган. Хәзерге вакытта хезмәт тикшерүе үткәрелә, дип аңлаттылар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.


Exit mobile version