Соңгы 25 елда Көнбатышта тешкә бәйле чирләр 10 мәртәбә кимегән.
Белгечләр моның сәбәбен андагы табибларның халыкка тешләрне ничек дөрес чистартырга, сакларга өйрәтүләре белән аңлата. Тешләрне иртәнге якта 30–40 секунд, ә йокларга ятар алдыннан 3–4 минут дәвамында чистарткан кешеләрдә кариес башлану куркынычы – 30 процентка, ә пародонтоз чире 90 процентка кими, ди белгечләр.