Күренекле җырчы Фидан Гафаровның хатыны Фәризә ханым вафат булган. Бу хакта «Йәшлек» сайты хәбәр итә.
Фәризә Хәбибулла кызы — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Алар 1967 елда гаилә корып, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Гафаровлар февраль аенда зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән булганнар.
Фидан әфәнденең тирән кайгысын уртаклашабыз.