Site icon Ватаным Татарстан

Яшьләрне эшкә урнаштырган өчен оешмалар субсидия алачак

Яшьләрне эшкә урнаштырган өчен Россия компанияләренә акча бирелә башлый. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин, 30 яшькә кадәрге эшсезләрне хезмәт урыны белән тәэмин иткән өчен, субсидияләр алачак. 

Элек бу бары тик 30 яшькә кадәрге билгеле бер төркемнәргә генә кагыла иде. Моннан тыш, эшсез калу куркынычы янаганнарны эшсез дип теркәргә дә кирәкми.

Оешмалар беренче субсидияне эшкә урнашканнан соң – бер, икенчесен – өч, өченчесен алты айдан соң алачак. Акча күләме 3 уртача минималь хезмәт хакы күләменә тиң. 1 июньнән ул 15 279 сумны тәшкил итә.


Exit mobile version