Site icon Ватаным Татарстан

Узган ел репетитор белән шөгыльләнүчеләр 34 процентка арткан

Соңгы елда укучыларның информатика фәненнән репетиторларга ихтыяҗы 109 процентка арткан. Икенче урында –биология (65 процент), өченче урында – рус әдәбияты (60 процент). «Авито» уздырган тикшеренүләр шуны күрсәтә.

Информатикадан репетитор яллаучыларның күбесе Калининград (200 процент), Төмән ( 133), Пермь ( 117) һәм Мәскәү шәһәрендә (103) теркәлгән. Икенче урында өстенлекне биология фәненә биргәннәр. Биологиядән репетиторларны бигрәк тә Барнаулда (142 процент), Оренбург (120), Ульян өлкәсе (118) һәм Красноярскида (109) эзлиләр икән. Рус әдәбиятын өйрәтү өчен дә кирәк алар. Самарада әлеге фәннән укучыларның –133, Екатеринбургта –75, Мәскәүдә –35 һәм Санкт-Петербургта 11 проценты репетитор яллаган.


Exit mobile version