Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда узган җомгада елгага киткән һәм югалган ир-атның мәетен тапканнар

Якшәмбе көнне, 28 августта, Алексеевск районы Олы Полянка авылында 69 яшьлек ир-ат югалган иде, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Гариза бирүче сүзләренә караганда, ир йорттан җирле елгага 26 августта ук киткән була. Урынга килгән ГТХМ коткаручылары ир-атның әйберләрен ярда табып ала.

Водолазлар елга төбен тикшерә. Мәрхүм ярдан 8 метр ераклыкта табыла. Татарстанлының гәүдәсен ярга алып чыгалар һәм полицейскийларга тапшыралар.

Фаҗиганең сәбәбе-җиһазландырылмаган урында су коену.


Exit mobile version