Site icon Ватаным Татарстан

Бүген төнлә трактор арбасына бәрелеп өч туган һәлак булган

Татарстанның Кузайкино-Нурлат автомобиль юлында, Киекле авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.

15 сентябрь, төнге беренче яртылар тирәсендә «Лада Приора» авыл хуҗалыгы продукциясен ташучы трактор арбасына бәрелә. 29 яшьлек «Приора» йөртүчесе һәм 25 һәм 17 яшьлек ике энесе урында ук һәлак була. Трактор йөртүчесе зыян күрмәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе — машина йөртүченең дистанция һәм тизлек режимын сакламавы. Һәлак булучылар саклык каекшларын эләктермәгән булган.

Фаҗига урынына шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов килгән. Тикшерү эшләре бара. Фаҗиганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.


Exit mobile version