Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Иранга эш сәфәренә килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәренә килде. Тәбриз шәһәре халыкара аэропортында аны Россиянең Ирандагы Илчесе, шулай ук Көнчыгыш Әзербайҗан Провинциясе Губернаторы каршы алды.

«Сезне үзбезнең Провинциядә күрүебезгә бик шатбыз. Көнчыгыш Әзәрбәйҗан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр безнең ил төбәкләре өчен үрнәк булырга мөмкин», — диде Губернатор, Рөстәм Миңнехановны сәламләп.

Без бик теләп Сезнең чакырудан файдаландык һәм делегация белән килдек, берничә юнәлеш буенча эшебезне активлаштыру өчен», — диде Татарстан Республикасы Президенты.

 

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов кайбер провинцияләр губернаторлары белән очрашырга, республика предприятиеләрендә булырга, эшлекле форумнарда катнашырга, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында Иран белән хезмәттәшлек турында сөйләшергә планлаштыра.


Exit mobile version