Site icon Ватаным Татарстан

Чит ил паспортларын 10 елга бирү эше яңартылган

Документлар тапшырудагы техник кыенлыклар бетерелгән.

Россиядә 10 ел дәвамында гамәлдә булырга тиешле яңа үрнәктәге чит ил паспортларын рәсмиләштерүгә документлар кабул итү эше яңартылган. Бу хакта “РИА Новости” Тышкы эшләр министрлыгының консуллык департаменты сайтындагы мәгълүматларга таянып яза.

“Чит илләрдә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына электрон паспортлар рәсмиләштерү һәм бирү эшен тотрыклыландыру өчен өстәмә чаралар күрелде”, – диелә хәбәрдә.

Ведомствода басым ясап әйтелгәнчә, гамәлдән чыкмаган паспортка ия булучылар яңа документ ала алмый. Документларны тапшыруда килеп туган техник кыенлыклар бетерелгән.

Моңа кадәр Россиядә чит ил паспортларын 10 елга бирүне вакытлыча туктату турында хәбәр ителгән иде. Ә 5 елга иске үрнәктәге паспортлар бирүдә өзеклекләр булмады.


Exit mobile version