Site icon Ватаным Татарстан

Өлешчә мобилизациягә чакырылган россиялеләрнең эш урыннары саклана

Бүген Россия Хөкүмәте мобилизацияләнгән гражданнарның эш урыннарын саклап калу турындагы карарны раслады. Алар хезмәт килешүен саклап, соңрак элеккеге эш урынына кире кайта алачак. 

Моның өчен кирәкле үзгәрешләр 2022 һәм 2023 елларда гамәлдә булачак хезмәт мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу үзенчәлекләренә кертелгән. Алар премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган карар белән расланган, дип хәбәр итте «Татар-информ» РФ Министрлар кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

 


Exit mobile version