Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор вәкилләре белән очрашуда: «Сезнең кулда – халык сәламәтлеге һәм ил иминлеге»

Сезнең кулда – халык сәламәтлеге һәм ил иминлеге. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор вәкилләре белән очрашуда шулай дип белдерде. Искәртеп үтик: идарә үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә.

Тантанага кадәр Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә «Лада» автомобиле ачкычларын тапшырды.

– Пандемиянең кырыс шартларында оперативлык һәм чараларның үз вакытында уздыру актуаль кала. Бу машиналар Роспотребнадзор хезмәткәрләренең көндәлек эшендә кулланылачак, – диде республика җитәкчесе. Барлыгы 10 машина ачкычы тапшырылды.

Роспотребнадзор хезмәткәрләрен котлау тантанасында исә республика Президенты аларның бер гасыр дәвамында илебезнең гигиена һәм санитар куркынычсызлыгын тәэмин итүен, иң катлаулы һөнәри һәм оештыру бурычларын хәл итүләрен искәртте.

– Арттырмыйча әйтә алабыз: сезнең кулда – халык сәламәтлеге, димәк, дәүләт иминлеге дә. Юбилей алдыннан сезнең эшегезне ил башлыгы Владимир Путин да югары бәяләде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Коронавирус пандемиясе вакытында шуңа инандык: икътисад өчен аз гына чир дә куркыныч булырга мөмкин. Пандемия чоры сезнең хезмәтнең никадәр мөһим булуы раслады.

Уртак эшчәнлеккә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау тармагын замана таләпләренә карап үзгәртеп кору, төп икътисади тармакларның эшен өзлексез рәвештә оештыру мөмкин булуын әйтте. «Инфекцияләргә каршы профилактик эштән кала, сезгә даими рәвештә су, һава, азык-төлек, хезмәт шартларын, балалар иминлеген дә кайгыртырга туры килә», – диде ул.

 

 


Exit mobile version