Site icon Ватаным Татарстан

Ижаудагы атышта зыян күрүчеләргә Татарстан белгечләре дә медицина ярдәме күрсәтә

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы зыян күргәннәргә тиешле ярдәм күрсәтү өчен Ижау шәһәренә белгечләр җибәрде. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан һәм Чаллыдан ике бригада табиблар җибәрелгән. Казаннан Ми-8 вертолетында 18 кешелек махсус бригада күрше республикага очкан. Ижауга нейрохирург, анестезиолог-реаниматолог, травматолог, психиатр һәм психологлар җибәрелгән.


Exit mobile version