Site icon Ватаным Татарстан

Базар икътисадына мәйдан тарая

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соңгы көннәр икътисадны ныклыкка сынау көннәре булды. Юк, халык паникага бирелеп кибетләргә ташланмады бу юлы. Шикәр белән тозны тынычлыкта калдырдык.

Кесәләрнең бик сай булуы, бәяләрнең инде болай да түшәмне ватып чыгуы үз сүзен әйткәндер, мөгаен. Әмма фонд базарында чып-чын түнтәрелеш күзәтелде. Мосбиржа индексы 20 сентябрьдән соң 2,5 триллион сумлык капитал югалтты. Үткән атна ахырында финанс базарлары тынычланып югарыга үрмәләмәк булып караганнар иде, бар тырышлыклары юкка. Дүшәмбедә базарлар яңадан түнде. Саклык банкы 7 процентка очсызланды, «Газпром» – 6,4кә, «Сургутнефтегаз» – 17гә, «Роснефть» – 12гә, «Мечел» – 17гә, «Аэрофлот» 13 процентка очсызланды. «Локо-Инвест» компаниясенең инвестицияләр буенча директоры Дмитрий Полевой: «Илдә барган хәлләр базарның моңарчы булмаган югалту дәрәҗәсендәге икътисади зыян вәгъдә итә», –  дип белдерде.

Безгә, гади кулланучыларга, фонд базарындагы түнтәрелештән эссе дә, суык та түгел кебек. Ит һәм икмәк юнь бәядән булсын, без күнеккән технологик товарлар сатудан югалмасын һәм кесә көче җитәрлек булсын – шулар мөһим. Әмма Көнбатыш илләре яңа санкцияләр белән яный. Смартфон, радар җиһазларын һәм лазер приборларын Россиягә сатмаска дигән тавышлар ишетелә. Димәк, базар-кибетләр ассортименты нык кимергә мөмкин. Челнок булып, кирәкле товарны чит илләрдән ташуга да өмет аз, чөнки, бердән, чикләр ярымбикләүле, икенчедән, валюта арзан, әмма юк. Дүшәмбе көнне бу юлларның авторы барлык Арча банкларындагы валюта сәүдәсен тикшерде. Дүрт банкның берсендә генә – Саклык банкында гына доллар сата иделәр. Запаслары күпме булгандыр, бәясе кыйммәт – 78 сум. Үзәк банк курсы кәгазьдә генә шул.

Параллель импорт безгә начар сыйфатлы һәм кыйммәт товарлар гына вәгъдә итә. Ялган товарларны популяр брендлар маркасы белән сатарга тырышу очраклары бар, диләр. Иң мөһиме – импортны үзебез җитештергән киң халык куллануы товарлары белән алыштыруга өмет кечерәя. Икътисадны хәрби рельсларга күчерми булмый. Белгечләр бу уңайдан Россиядәге дәүләт капитализмы моделе базар секторын кыскартуга, планлы-административ икътисадка капкаларны киң ачуга китерәчәк дип фаразлыйлар. Финанс аналитигы Павел Рябов 21 сентябрьдән соң икътисадның яңа чынбарлыкка күчүен әйтә һәм: «Дәүләт капитализмының квазипланлы икътисадына күчү һәм репрессив аппаратның социаль, икътисади ирекләрне һәм капитал хәрәкәтен чикләү юнәлеше барачак», – ди. Күпләп һәм ваклап сату сәүдәсе кимер, күчемсез милек сәүдәсе тукталыр, төзелеш тармагы җимерелер дип куркалар белгечләр. Әмма медицина, мәгариф, авыл хуҗалыгы тармаклары чагыштырмача тотрыклы булыр дип тә фаразлыйлар. Без вакыйгаларның бик кызу һәм тыгыз әйләнешен күрәбез соңгы көннәрдә. Юнәлеш кискен үзгәрергә дә мөмкин, әмма әлегә катгый чикләүләр эчендә тынны кысып яшәргә туры килә.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Exit mobile version