Site icon Ватаным Татарстан

Хәрби комиссариатларга ут төртүне оештыручы тоткарланган

Аңа 15 елдан 20 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Новособирскида хәрби комиссариатларга ут төртүне оештыручы егет ике айга кулга алынган. Аңа террорчылык актын оештырырга ниятләү турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта, Федераль иминлек хезмәте идарәсе мәгълүматларына таянып, төбәк хөкүмәте телеграм-каналында хәбәр ителә.

Федераль иминлек хезмәте Новосибирскида яшәүче 23 яшьлек егетне тоткарлаган. Чит илләрдәге заказчыларының кушуы буенча ул җирле хәрби комиссариатларга ут төртергә әзер булучыларны эзләгән.
Ведомствода басым ясап әйтелгәнчә, ут төртү халыкны куркыту һәм махсус хәрби операциядән баш тартуга этәрү өчен эшләнмәкче булган.

Аңа “Террорчылык акты” статьясы буенча 15 елдан 20 елга кадәр төрмә җәзасы яный.


Exit mobile version