Site icon Ватаным Татарстан

Мобилизацияләнүчеләр утырган автобус исерек ир аркасында юл һәлакәтенә очраган

Мобилизацияләнүчеләр утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә очраган.

Автобус Бөгелмә районының Карабаш авылыннан ерак түгел урнашкан тукталыш павильонына бәрелгән. Шаһитлар автобусның Башкортстаннан килүе хакында хәбәр итә.

Юл һәлакәте шаһитләре гаепленең исерек пассажир булуын әйткәннәр. Ул транспорт хәрәкәт иткән вакытта йөртүчегә бәйләнгән һәм һәлакәткә сәбәпче булган.


Exit mobile version