Site icon Ватаным Татарстан

Россиянең яңа төбәкләреннән чит илгә китүчеләргә гражданлык сайлау өчен бер ай вакыт бирелде

Россиянең яңа төбәкләренннән чит илгә китүчеләр бер ай эчендә гражданлык сайлау мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Евгений Иванов хәбәр итте. Шундый ук таләп вакытында башка илләргә киткән Кырым халкына да куелган иде, дип искәртә ул.

Яңа төбәкләрдә яшәүчеләр өчен паспорт бирү «тизләтелгән темпта» узачак, ди дипломат. «Бүгенге көндә күпләрнең Россия паспортлары бар. Эш активлаштырылачак», — дигән Иванов РИА Новостига.

Исегезгә төшерәбез, Россиягә дүрт яңа регионны – ЛНР, ДНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен кушу турындагы шартнамәгә 30 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин һәм әлеге субъектларның башлыклары кул куйды.


Exit mobile version