Site icon Ватаным Татарстан

Россиялеләрнең ил чигендә калдырылган машиналарын алырга тәкъдим иткәннәр

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов россиялеләрнең ике ил чигендә ташлап калдырган машиналарын тартып алу тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Монда сүз машиналарны дәүләт милкенә тапшыру турында бара.

Олег Морозов бу үзгәрешләрне тиз арада законга кертергә кирәклеген әйткән. Депутат сүзләренчә, машинаны хуҗасы чикне узып чыкканнан соң бер ай узгач тартып алырга мөмкин булачак.
– Шулай ук ташлап калдырылган транспорт хуҗасы аңа булган хокукларын шәхсән үзе килеп расларга тиеш, – дигән ул.


Exit mobile version