Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итү вакыты билгеле

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика Дәүләт Советына юлламасы 20 октябрьгә планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы комитетының законлылык һәм хокук тәртибе буенча утырышында билгеле булды.

«Татарстан Президентының республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы Дәүләт Советына еллык юлламасы 20 октябрьгә планлаштырыла», –  дигән комитет рәисе Шакир Яһудин.

Республика Президенты депутатларга мөрәҗәгате Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узар дип көтелә.

Татарстан Дәүләт Советына беренче юлламасы белән Рөстәм Миңнеханов 2010 елның 13 октябрендә чыгыш ясаган иде.


Exit mobile version