Site icon Ватаным Татарстан

Йөкле хатыннарга һәм 17 яше тулмаган балаларга универсаль пособие түләү турындагы закон проекты кабул ителгән

Дәүләт Думасы беренче укылышта йөкле хатыннарга һәм 17 яше тулмаган балаларга универсаль пособие түләү турындагы закон проектын кабул итте. Киләсе елның 1 гыйварыннан  әлеге пособие түләнә башланачак дип фаразлана.

Универсаль пособие  берничә социаль түләүне үз эченә алачак. Аңа йөклелек башыннан ук исәпкә баскан өчен каралган түләү дә, балага 1,5 яшь тулганчы түләнә торган пособие дә, беренче бала өчен билгеләнгән акча да керә. Моннан тыш монда өченче баланы тапкан өчен каралган түләү дә (ул Россиянең 78 төбәгендә гамәлдә),  башкалары да кергән.

Пособие бер кешенең кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә каралган. Әлеге пособиегә гаризаны дәүләт порталы аша яки күпфункцияле үзәккә яисә Социаль иминият фондына барып язарга була.


Exit mobile version