Site icon Ватаным Татарстан

Мобилизацияләнгән 9500 күп балалы әти өйләренә кайтарылган

Күп балалы әтиләр (өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнар) өлешчә мобилизациядән азат ителгәннәр. Бүгенге көндә 9500дән артык күп балалы ир-атларга карата чакырылу турындагы карарлар гамәлдән чыгарылган – аларның барысы да хәрби частьләрдән алынган һәм гаиләләренә кире кайтарылган, дип хәбәр итә Татар-информ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин сүзләренә сылтама белән.

«Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ир-атларны мобилизацияләүдән азат итү турында күп мөрәҗәгатьләр килә. Бу мәсьәлә турында Россия Оборона министрлыгы җитәкчелеге белән фикер алыштык. Җавап төгәл: өч һәм аннан да күбрәк балалары булган әтиләр мобилизациядән азат ителергә тиеш», – дип язды ул үзенең телеграм-каналында. Ул шулай ук чакырылыш комиссияләренең Оборона министрлыгы һәм Генераль штаб директиваларына таянырга тиешлеген белдерде.
Володин шулай ук хәрби хезмәттән кичектереп тору мөмкинлеге бирелә торган гражданнарны искәртеп үтте. Аларга:
— сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз дип танылганнар;
— атасын, анасын, хатынын, ирен, бертуганын, бабасын, әбисен, уллыкка алган ата яки анасын караучылар. Шулай ук Федераль медик-социаль экспертиза учреждениесе бәяләмәсе нигезендә сәламәтлеге буенча даими карауга (ярдәм, күзәтчелек) мохтаҗ булган, яисә I группа инвалид булган кешеләрне (закон буенча күрсәтелгән гражданнарны карап торырга тиешле башка затлар булмаганда) тәрбияләүчеләр;
— балигъ булмаган абыйсы, энесе һәм/яки балигъ булмаган сеңлесенең опекуны яки попечителе;
— иждивениедә 16 яшькә кадәрге өч яки аннан да күбрәк балалары булганнар;
— бер баласы яки аннан да күбрәк булган хатын-кызлар;
— иждивениедә бер һәм аннан күбрәк баланы анасыз тәрбияләүчеләр.
«Дәүләт Думасы депутатлары контроле тәэмин ителәчәк», – дип ассызыклады Володин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Татарстанда мобилизацияләнгән өч балалы ир-атларга кагылышлы мәсьәләләр РФ Саклану министрлыгы дәрәҗәсендә хәл ителүен белдергән иде. Аның сүзләренчә, мондый һәр очрак хәрби ведомство белән берлектә карала.


Exit mobile version