Site icon Ватаным Татарстан

Камал театрының күренекле артисты вафат

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Бүген Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Дунаев Николай Иван улы (Наил Дунаев) вафат.

«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», дип хәбәр итә Камал театрының матбугат үзәге.

Наил Дунаевны соңгы юлга озату 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтәчәк.

/Татар-информ


Exit mobile version