Site icon Ватаным Татарстан

Актаныш районы депутаты Илсур Гыйзамов үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән

Батыр ир-егет өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң шундый карарга килгән.

Актаныш районы депутаты Илсур Гыйзамов үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашачак. Гыйзамов өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң шундый карарга килгән. Ул шундук хәрби комиссариатка барып, махсус хәрби операция зонасына китәргә теләвен белдергән.

Хәзерге вакытта депутат Луганск өлкәсендә. Аның улы контракт буенча хезмәт итә, махсус операциянең беренче көннәреннән үк – алгы сызыкта.

Сүз уңаеннан, Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына барлыгы 13 депутат мобилизацияләнгән


Exit mobile version