Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан юлында ике игезәк бала утырган җиңел машина йөк машинасы астына кергән

Бүген иртән Татарстан юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

М-7 трассасында Чиләбе өлкәсеннән килгән 38 яшьлек хатын BMW машинасы белән каршы як полосага чыгып, Скания йөк машинасына бәрелгән. Машинада игезәк балалар булуы мәгълүм.

Аннан соң җиңел машина «үз» полосасына кире кайткан һәм KIA RIO белән бәрелгән.

Хатын һәм аның өч пассажиры, шул исәптән 8 яшьлек ике бала да тән җәрәхәтләре алган. Алар барысы да хастаханәгә озатылган.


Exit mobile version