Site icon Ватаным Татарстан

Мобилизацияләнүчеләргә Украина хәрби көчләре техникасын юк иткән өчен күпме акча бирәчәкләре билгеле

Россия Оборона министрлыгының мобилизацияләнүчеләр өчен чыгарылган белешмәлегендә Украина хәрби көчләре очкычын бәреп төшергән өчен – 300 мең сум, танкны юк иткән өчен – 100 мең сум, БТР, РСЗО хәрби машинасын яки пилотсыз очкычны юк иткән өчен – 50 мең сум бирү каралган.

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучыларга Украина хәрби көчләре техникасын кулга төшергән һәм юк иткән өчен акчалата түләүләр күздә тотыла, дип хәбәр итә “Звезда” телеканалы. Оборона министрлыгы бу җәһәттән белешмәлек чыгарып, хәрби хезмәткәрләргә нәрсә өчен түләнеләчәген күрсәткән.

Шулай ук Украина хәрбиләрен юк итүдә яки башка бурычларны үтәүдә аерылып торучыларга да түләүләр булачак, дип хәбәр итә телеканал. Бу очракта түләү күләме 100 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.


Exit mobile version