Site icon Ватаным Татарстан

Элвин Грей Бөтендөнья юл транспорт фаҗигасе корбаннары истәлеге көненә багышланган роликта төшкән

Җырчы машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигасе көненә багышланган роликта төшкән.

Җырчы машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, ут чагылдыргыч элементлары булган кием кияргә чакыра. Ул шулай ук машинада барганда иминлек каешларын эләктерү зарурилыгы турында искә төшерә.

Сүз уңаеннан, әлеге көн ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел ул 20 ноябрьгә туры килә.


Exit mobile version