Site icon Ватаным Татарстан

Дәүләт Думасы якын арада 31 декабрьне рәсми төстә ял көне итү турында закон проектын карап тикшерергә җыена

Озакламый Дәүләт Думасы 31 декабрьне рәсми төстә ял көне буларак игълан итүне күздә тоткан закон проектын карап тикшерергә мөмкин. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгына Думаның Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб белдергән.

“Бу мәсьәләне озакламый карарбыз дип уйлыйм,”– дигән сәясәтче.

Документ инде 2020 елда ук парламентның түбәнге палатасына кертелгән. Проектның аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, “31нче число эш көненә туры килгән очракларда, Яңа елны каршылауга әзерләнү өчен, отгуллар яки түләнелми торган яллар алучылар бик күп була”.


Exit mobile version