Site icon Ватаным Татарстан

Кар бураны 23 кешенең гомерен өзгән

Көчле кышкы буран аркасында 23 кеше һәлак булган. Фаҗига АКШта булган, дип хәбәр итә NBC телеканалы.

Кискен суыту, көчле җил, бозлавык һәм кар яву күп санлы юл-транспорт һәлакәтенә, электр линияләре өзелүгә, авиарейслар тоткарлануга сәбәп булган.

Огайо штатында берьюлы ярты йөз машина белән юл-транспорт һәлакәте булган, дүрт кеше һәлак булган. Ә Мичиганда 82 яшьлек хатын-кызны урамда картлар йорты янында туңып яткан килеш тапканнар.

 


Exit mobile version