Site icon Ватаным Татарстан

12 яшьлек кызга сукбай эт ташланган

Уфаның Орджоникидзе районында бер кызга йортсыз эт һөҗүм иткән. «Башинформ» хәбәр итүенчә, баланы уң кулы җәрәхәтләнеп, 17нче хастаханәгә китергәннәр. Табиблар аңа кирәкле ярдәм күрсәткән һәм әти-әниләре белән өйләренә кайтарып җибәрнгәннәр.

«Якынча мәгълүматларга караганда, 12 яшьлек кыз көндез Вологда урамындагы 146 нчы йорт ишегалдында йөргән була. Ниндидер вакытта аңа адашкан эт ташлана һәм тешли», — дип яза «Башинформ».

Булган хәлләрне хокук сакчылары ачыкларга тиеш.


Exit mobile version