Site icon Ватаным Татарстан

Айрат Фәррахов якташларына Яңа ел бүләге ясады

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов якташларына Яңа елга бүләк әзерләде: “Ватаным Татарстан” газетасына подписка ясады.

Депутат Әгерҗе районындагы социаль оешмаларны, аз керемле берничә гаиләне газетага яздырды. Исемлектә шулай ук “Ватаным Татарстан” газетасы ветераннары да бар.
Айрат Фәррахов искәртүенчә, басма матбугат әле дә җәмгыятьнең киң катламы өчен төп мәгълүмат чыганагы булып кала, ә ил-көндә барган вакыйгалар дәүләт басмаларының ролен аеруча ассызыклады.


Exit mobile version