Site icon Ватаным Татарстан

50 пассажир утырган автобус янган

Башкортстанның Салават шәһәрендә 50 пассажиры булган автобус янган. Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” Россия МЧС Башкортстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Шәһәр автобусы Мәскәү вакыты белән 5:02 сәгатьтә “Три богатыря” тукталышында яна башлаган. Шундук МЧС янгын сүндерүчеләр, гадәттән тыш хәлләр буенча шәһәр идарәсе хезмәткәрләре килеп җиткән. Пассажирлар автобустан мөстәкыйль чыккан. МЧС төшергән фотосурәтләргә караганда, автобус тулысынча янып беткән.

ЧП килеп чыккан урынга өстәмә транспорт китерелгән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Төгәл генә сәбәбе әлегә мәгълүм түгел.


Exit mobile version