Site icon Ватаным Татарстан

Татарстаннан өч артист Андрей Малахов шоуында катнашты

Шимбә көнне «Сәлам, Андрей!» тапшыруында Татарстаннан беренче тапкыр өч артист катнашты.

Кичә нуленче еллар хитларына багышланган иде. Аны эстрада җырчысы Ришат Төхвәтуллин ачты. Ришат, яшертен генә баянны, синтезатор һәм гитараны алып, музыка училищесына укырга баруын сөйләде. Инде танылгач, хыялын тормышка ашырган — авылда әти-әниләр өчен яхшы кирпеч йорт төзегән. Аның әнисе очрашуда катнашучыларга һәм улына каравай тапшырды.

Тапшыруның икенче кунагы Зарина Хәсәнова — тумышы белән Азнакайдан, Казанда төзелеш университетын тәмамлаган һәм шунда яшәргә калган, ресторанда җырлый. Гитарада уйнарга үзе өйрәнгән. Ул тыңлаучыларга Жанна Фриск репертуарыннан «Кайда бу җәй» җырын бүләк итте.

Өченче кунак — диджей «Дождик». Ул Минзәләдән.


Exit mobile version