Site icon Ватаным Татарстан

 Владимир Путин фронт сызыгында утны туктатырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин Россиянең оборона министры Сергей Шойгуга махсус операция зонасындагы фронт сызыгында ут туктату режимы кертергә кушты. Бу режим 6 гыйнвар — көндезге сәгать уникедән (Мәскәү вакыты белән) башлап, 7 гыйнвар — төнге уникегә кадәр дәвам итәчәк.

«Патриарх Кириллның мөрәжәгатен исәпкә алып, Россия Федерациясенең оборона министрына Украинада ике якның хәрби бәрелеш сызыгында 6 гыйнвар — көндезге сәгать уникедән (Мәскәү вакыты белән) башлап, 7 гыйнвар — төнге уникегә кадәр ут туктату режимы кертергә кушам», — диелә Путин күрсәтмәсендә.

Билгеле булганча, кичә Патриарх Кирилл Раштуа бәйрәмендә татулык саклау тәкьдиме белән чыккан иде.
Моннан тыш Россия Президенты Украинаны да бу чорда утны туктатырга өндәде.


Exit mobile version