Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанлы Башкортостанда үлгән

Башкортстанның Чакмагыш районында «Лада Веста» автомобиле белән «КамАЗ» йөк машинасы бәрелешкән. Беренче автомобиль белән идарә иткән 40 яшьлек Татарстан йөртүчесе үлгән. Бу хакта Телеграм-каналында Башкортстан ЮХИДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов язган.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, кичә кич Кушнаренково-Чакмагыш-Бакалы юлының 70нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче, ир-ат алган имгәнүләрдән һәлакәт урынында үлгән.

/Татар-информ


Exit mobile version