Уфада Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, һәйкәлнең авторы скульптор Салават Щербаков булачак. Ул генерал Шәйморатовның да һәйкәлен әзерләгән иде.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка якындагы өч көн эчендә әлеге мәсьәлә буенча тәкъдимнәрне җиткерергә кушты.