Site icon Ватаным Татарстан

Питрәч районы укучыларына тычканнар һәм тараканнар белән бергә укырга туры килә ВИДЕО

Татарстанның Питрәч районында укучыларга тычканнар һәм тараканнар белән бергә укырга туры килә. Шаһитлар җирле мәктәпләрнең берсендә боларны видеога төшергән. Бу хакта «Татарстан 24» яза.

Роликтан күренгәнчә, мәктәптә тычканнарны тотар өчен урнаштырылган тозакта бер тычкан ята. Ашханәдә балалар ашап утырган өстәледә таракан йөгерә. Моннан тыш, бөҗәкләрнең мәктәпнең диварлары буенча хәрәкәт итүе дә видеога төшерелгән.

 


Exit mobile version