Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда почта бүлекчәләре яңартылачак

Татарстанда быел почта бүлекчәләре яңартылачак. Бу хакта Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, 2023 елда 146 почта бүлекчәсен яңарту күздә тотыла. Модернизация планына кергән районнар арасында Әгерҗе, Актаныш, Саба, Сарман, Чүпрәле, Ютазы һәм башкалар бар.


Exit mobile version