Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан юлындагы коточкыч һәлакәттә ата белән кызның гомере өзелгән

Бүген иртән Татарстанның Исәк авылы янында юл һәлакәте булган. Фаҗига шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдерүенчә, фура һәм Toyota автомобиле бәрелешкән.

«Чит ил автомобилендәге ир-ат һәм кыз шунда ук һәлак булган, тагын бер ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар», — дип ачыклык керткән юл һәлакәте шаһитләре.

Хәзер әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү башлаган. Урынга прокурор урынбасары Гайрәт Маликов килгән. Юл һәлакәтен тикшерүне күзәтү ведомствосы контрольдә тота, дип ачыклык керткән Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Фото: Татарстан прокуратурасы

Exit mobile version