Site icon Ватаным Татарстан

Һәлак булган хәрбиләрнең хатыннары өчен яңалык бар

Дәүләт Думасы үз бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына (ирләре дә булырга мөмкин) максималь социаль ярдәм чараларын билгеләгән законны берьюлы икенче һәм өченче укылышта кабул иткән. «РИА Новости» хәбәренә караганда, төзәтмәләр «Ветераннар турында» законга кертелә.

Бу чара һәлак булган хәрби хәрәкәт ветераннарының хатыннары яки ирләренә, кабат никахка кермәгән очракта, социаль яклауны көчәйтүне күздә тота. Алар айлык акчалата түләү алачак. Һәлак булган хәрбиләрнең хатыннары, балалары белән генә түгел, башка гаилә әгъзалары белән, әйтик, әти-әниләре белән бергә яшәгән очракта, ялгыз яки балалары белән гомер кичерүче тол хатыннарга бирелә торган ярдәм чараларыннан мәхрүм иде моңарчы.


Exit mobile version